Хуш киләсең, Иске Яңа ел!"
Бездә иске стиль буенча Яңа елны каршы алу кичәсе дә бик кызыклы уза. Бу бәйрәм мәдәният йорты фойесында оештырылды. Кичәнең үзенчәлеге шунда - монда күбрәк күмәк уеннар уйныйбыз, татар милли уеннары да игътибарсыз калмый. Музыкаль номерлар, матур итеп бизәлгән фойе, кызыклы уеннар, дустанә кунаклар чын бәйрәм рухы тудырырга ярдәм итте һәм бәйрәмебез бик күңелле узды.