Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Яңа ел тамашасы"

    Ел саен яшь китап укучыларны балалар өчен Яңа ел тамашасына чакырабыз, чөнки  алар бу бәйрәмне  бик яраталар. Балалар янына кунакка Убырлы карчык, куян, бүреләр, Кыш бабай белән Кар кызы килде. Театральләштерелгән тамаша музыкаль номерлар, төрле уеннар, флешмоблар белән чиратлашып барды. Балалар бик актив булдылар: әйлән-бәйлән дә уйнадылар, төрле хәрәкәтле уеннарда җитезлекләрен сынадылар,  Кар кызы сорауларына да һәм алып баручының табышмакларына  да рәхәтләнеп җавап бирделәр. Бүреләр каршылык күрсәтүгә  карамастан,  яңа ел бәйрәме узды.  Балалар үзләренең бүләкләрен дә алдылар,  каникулның бер көнен күңелле итеп  уздырдылар да.  Бәйрәм ахырында барлык балалар да бушлай лотерея билетлары буенча бүләкләр алдылар.