Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хуш киләсең, Яңа ел!"

   Яңа ел - якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкияти могҗизалар һәм тылсым бәйрәме. Ел саен Яңа елны каршылауны кызыклы итеп оештырырга тырышабыз. Быел да  Яңа елга әдәби-музыкаль программа әзерләдек. Бәйрәм күңелле, киләсе ел буена җитәрлек яхшы хис-кичерешләр тупларлык килеп чыкты. Безгә кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да, оныгы белән Убырлы карчык та, бүреләр дә килде. Кичә дәвамында кунаклар өчен кызыклы конкурслар, уеннар, шул исәптән гаилә елына багышланганнары да,  үткәрелде. Үзешчән артистлардан һәм балалардан музыкаль котлаулар яңгырады. Икенче өлештә авыл халкы өчен оттырышсыз лотерея үткәрелде.