"Җир бизәге - туган авылым белән мактанырлык минем хакым бар!"
Һәр кешенең күңелендә туган якка, үзенең кече ватанына мәхәббәт яши. Шуңа күрә китапханәдә берничә чарадан торган мәгълүмат көне үткәрелде. Иң беренче эш итеп китапханәдә «Туган авылым минем» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда китапханәдә булган, авылыбыз турындагы барлык басма мәгълүматны тупладык. Мәгълүмат көненең икенче пункты - башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби викторина булды. Үсеп килүче буын туган җиребезнең тарихын, аның иң кадерле урын икәнен белеп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Өченче - йомгаклау пункты - авылдашлар белән түгәрәк өстәл булды, анда да без авыл, колхоз тарихы, атаклы якташларыбызны искә алдык.