"Хөрмәтле ил агасы"
Быел атаклы язучы һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулды. Шушы дата уңаеннан мәктәп укучылары белән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Кичә язучының биографиясе белән танышудан башланды. Аннары без бу күренекле шәхеснең иҗатын һәм фәнни эшчәнлеген ачарга тырыштык. Н. Исәнбәтнең иҗаты бик күпкырлы. Ул шагыйрь дә, драматург та, филолог та, тарихчы да, фольклор белгече дә, публицист да. Кичәдә Н.Исәнбәтнең шигырьләрен укыдык, аның сүзләренә язылган җырлар тыңладык. Укучылар авторның радиотапшырулар өчен язылган татар фольклоры турында чыгышын да кызыксынып тыңладылар. Шулай ук укучылар өчен “Без башлыйбыз, сез дәвам итәсез” исемле мәкальләр белән уен да әзерләнгән иде. Бу уен өчен мәкальләр Н.Исәнбәтнең “Татар халык мәкальләре” дигән өч томлыгыннан алынды, шулай ук укучылар “Балалар фольклоры” китабыннан алынган табышмакларга да җаваплар эзләделәр.