"Әни" диеп типсен һәрбер йөрәк"
Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесе әниләр көне буларак билгеләнеп үтелә. Без дә бу бәйрәмнән читтә калмадык. Киң катлам китап укучылар өчен авыл мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Алып баручылар кичәне әниләр көненең үткәрә башлау тарихы белән таныштырудан башлап җибәрделәр һәм котлаулар, изге теләкләрне яңгыраттылар. Алга таба кичәбез матур җырлар, биюләр, әниләрне олылаучы шигырьләр белән дәвам итте. Укучы балаларның, балалар бакчасына йөрүче балаларның чыгышлары әниләрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде. Бәйрәм уңаеннан фойеда “Син җирнең фәрештәсе” исемле китап күргәзмәсе ясалып куелды.