"Йөрәк җылысы"
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында мәктәп укучылары белән мәгълүмат сәгате уздырылды. Укучыларга бу дата турында белешмә бирелде, декада кысаларында илебездә, районыбызда булган вакыйгалар белән таныштырып кителде. Шулай ук, укучыларны сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле шәхесләр белән таныштырдык. Алар арасында язучылар Ф. Яруллин, Г. Сәгыйров, Р. Шәрипов, Р. Мөхәммәткә тулырак тукталдык. Аларның күп очракта таза- сау кешеләрдән дә көчлерәк булулары турында азсызыклап киттек. Укучылар “Яралы язмышлар” исемле китап күргәзмәсенә обзор тыңладылар. Очрашуыбызны сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә шәфкатьле булырга, аларга булдыра алганча ярдәм итәргә өндәп тәмамладык.