"Хокукларыбыз турында сөйләшик"
Бөтендөнья бала хокуклары көне ел саен 20 ноябрьдә билгеләнеп үтелә. Бу көнне 1989 елда «Бала хокуклары турында Конвенция» кабул ителгән. Бәйрәмнең төп максаты дәүләттә балалар иминлеге өчен шартлар тудыру. Шушы дата уңаеннан китапханәдә 7-8 сыйныф укучылары өчен танып белү сәгате үткәрелде. Балалар «Бала хокуклары турындагы декларация»нең, «Бала хокуклары турындагы Конвенция» нең төп маддәләре белән таныштылар, балаларның, яшь булуларына карамастан, олылар белән беррәттән үз хокуклары һәм бурычлары барлыгын белделәр. Дәрестә укучылар бу тема белән танышып узганнар иде инде. Китапханәдә исә без әлеге белемнәрне ныгыттык, балаларның исемгә, тормышка, белем алуга, сәламәтлеген саклауга һәм башкаларга төп хокукларын тикшердек, һәм, әлбәттә, балаларның бурычларын читләтеп үтмәдек, алар турында да онытмаска кирәклеген ассызыкладык. Укучылар китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм тормышта килеп чыгарга мөмкин булган төрле ситуацияләрне анализлап үз фикерләрен әйттеләр.