"Туган җирдә җырлар моңлырак"
Быелның 7 октябрендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 75 яшь тулды. Әлеге юбилей датасына без мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кичә-портрет үткәрдек. Балалар юбилярның биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштылар. Р.Бәшәр китапларында теләсә нинди темага әсәрләр табарга була. Ләкин алар барысы да ихлас, алар балаларны яхшы гадәтләргә, туган җирне, табигатьне яратырга һәм сакларга, хезмәтне яратырга өйрәтәләр. Р.Бәшәр әсәрләрендә авылдагы балалар тормышын аеруча матур итеп сурәтли. Мондый әсәрләрнең кайберләрен балалар белән кычкырып укыдык һәм соңыннан алар буенча әңгәмә уздырдык. Балалар өчен китап күргәзмәсе әзерләнде һәм аңа күзәтү уздырдык.