"Минем Республикам"
Казанбаш авыл китапханәсе яшүсмерләрне Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Могҗизалар кыры" уенына чакырды. Уенчылар башта китапханәченең Татарстан Республикасы Конституциясе турында чыгышын тыңладылар. Аннары уенга керештек. Алып баручы «Могҗизалар кыры» ток-шоу кагыйдәләрен аңлатты. Уен дүрт турда узды: өч сайлап алу туры (һәркайсында өч уенчы катнаша) һәм финал, анда сайлап алу турларында җиңүчеләр катнашты. Уйнаучыларны да шушы темага караган сораулар ярдәмендә сайлап алдык. Турларның сораулары да, әлбәттә, Татарстан Республикасы Конституциясе, аның маддәләре һәм Республика символлары буенча әзерләнгән иде.