"Әти- гаилә терәге"
Әтиләр көне-РФ Президенты Указы белән гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең әһәмиятен арттыру максатларында рәсми рәвештә билгеләнгән мөһим гаилә бәйрәме. Аны бәйрәм итү датасы-октябрьнең өченче якшәмбесе. Быел бу бәйрәм 20 октябрьгә туры килә. Бу көнгә китапханәдә китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәнең беренче бүлеге вакытлы матбугат мәкаләләреннән тора, анда өлкәннәр гаиләдә әтинең роле турында сөйли, икенче бүлектә балалар фикерләре тупланган, ә өченче бүлек әтиләр турындагы әдәби әсәрләргә багышлана.