"Сезнең тормыш юлы матур тарих"
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 3 нче октябрь көнне без авылыбызның өлкән буын вәкилләрен мәдәният йортына кунакка чакырдык. Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап шигырьләр укыдык, җырлар җырладык, биюләр башкардык, аларга олы рәхмәт сүзләребезне җиткердек. Шулай ук өлкәннәр үзләре дә әзерләнгән уеннарда актив катнашып җырлап, биеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Өлкәннәрне тәмле сый-нигъмәтләр һәм кайнар чәй белән дә сыйладык.