"Хәзинәле гомер"
25 нче сентябрдә язучының туган көне уңаеннан Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбендә III районара Гариф Ахунов укулары үткәрелде. Укулар Гариф Ахуновның купкырлы шәхес булуын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә оештырылды: 1-4 сыйныф укучылары өчен туган як темасына шигырьләр иҗат итү, татар әдипләре иҗаты буенча фәнни- тикшеренү эшләре язу, 5-9 сыйныф укучылары өчен “Иҗат чишмәсе” – туган телдә хикәяләр иҗат итү, укытучылар өчен осталык дәресләре. Конференциядә чыгыш ясаучыларның хезмәтен мәртәбәле жюри бәяләде. Конференциягә шулай ук Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова һәм аның дусты фотограф, журналист, краевед Вячеслав Кирилин кунак булып килгәннәр иде. Конференция дәрәҗәле кунаклар белән очрашу форматында кичә белән тәмамланды, җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.