"Җырга тиң гомер"
18 сентябрьдә язучы Гариф Ахуновның тууына 99 ел тулды. Юбилей алдыннан якташыбыз истәлегенә әдәби кичә үткәрдек. Кичә барышында укучылар белән бергә Гариф Ахуновның тормыш юлын искә төшердек, бигрәк тә аның биографиясенең Казанбаш, туган авылы Өчиле белән бәйле чорларына игътибар итәргә тырыштык. Шулай ук аның мавыгулары һәм гаиләсе турында да сөйләштек. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.
Ахырдан викторина үткәреп, кичәгә йомгак ясадык.