Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Минем Республикам"

Казанбаш авыл китапханәсе яшүсмерләрне Республика көненә багышланган әдәби ярышка чакырды. Укучылар башта китапханәченең Татарстан Республикасы, аның үсешенең төп этаплары турында сөйләгәнен тыңладылар. Казан шәһәренең истәлекле урыннарына җентекләбрәк тукталдылар. Аннары әдәби ярыш башланды. Балалар блиц-турнир, викторина, татар әдипләре турындагы сорауларга җавап эзләделәр, республика районнарының гербларын тануда көч сынаштылар. Турыпочмаклыклардан Татарстан флагы җыеп, бу символ турында белгәннәрен  әйтеп үттеләр. Ахырдан бергәләп дөрес булмаган җавапларны төзәттек.