Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Гөрләп яшә, Татар илем!"

30 август – Республика көне уңаеннан мәдәният йорты каршында  исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Алып баручылар  китап укучыларны кыскача гына Татарстан тарихы белән таныштырып киттеләр. Матур җырлар, дәртле биюләр, татар шагыйрьләре һәм үзешчән шагыйрьләребезнең шигырьләре яңгырады кичәдә. Алар белән беррәттән тамашачылар әдәби викторина сорауларына җавап эзләделәр.  Сораулар, әлбәттә инде, Татарстанга, аның тарихына,  символларына багышланган иде. Дөрес җавап биргән катнашучылар тәмле бүләкләргә дә лаек булдылар. Милли күмәк  уеннар, уеннарда төрле җәзалар, күмәк биюләр дә булды бәйрәмдә.

   Укучыларга  китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.