Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Терроризм: вакыйгалар һәм фактлар"

Мәгълүмати танып- белү сәгатен  балаларга террорчылыкның нәрсә булуы һәм террорчының кем булуы турында сөйләп башлап җибәрдек. Шулай ук укучылар террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, террорчыларның тотакларына эләккән очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр. Бу гамәлләрне махсус плакат ярдәмендә аңлаттык. Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне - 2004 елда Беслан шәһәре мәктәбендә террорчылар тарафыннан кулга алынган тотакларны азат итү көнендә билгеләп үтелә. Алып баручы, әлеге куркыныч көннәрдәге вакыйгалар турында бераз сөйләп, укучыларны ул көн вакыйгалары белән таныштырып китте.  Китапханә архивында  2004 елның 11 сентябрендә чыккан «Сабантуй» газетасы саклана. Анда коточкыч вакыйгалар һәм террорчылык һөҗүме нәтиҗәләре тасвирланган. Китапханәче әлеге санның мәкаләләренә һәм фотоларына күзәтү ясады.   Ахырда балалар белән бергә һәр кеше, һәр бала белергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшердек. Бу бүгенге көндә, безнең ил өчен катлаулы хәзерге шартларда бигрәк тә әһәмиятле.