"Җилферди данлы әләм"
Ел саен 22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм россиялеләрнең буыннан буынга килгән бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү буларак кабул итәбез без аны. Ак, зәңгәр, кызыл төсле әләм хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Бу көнне безнең китапханә үз укучыларын "Җилферди данлы әләм" исемле китап күргәзмәсе белән каршы алды, анда алар рәсми документлар белән дә, дәүләт символлары турындагы кызыклы фактлар белән дә таныша алдылар.