Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балачак иле"

      Җәйнең беренче көне барлык балаларның уртак бәйрәме. Халыкара балаларны яклау көнендә без дә кечкенә генә бәйрәм ясап алдык. Бу көнне балаларны стадионга кунакка чакырдык. Башта укучыларга бу бәйрәмнең тарихы, әһәмияте, балаларны нәрсәләрдән яклау кирәклеге турында, балаларны яклау конвенциясе турында сөйләшеп алдык. Бала хокуклары һәм бурычларына тукталдык. Шундый кереш өлештән соң, балалар командаларга бүленеп төрле уеннар уйнап көч сынаштылар. Хәрәкәтле уеннар арасында, табышмак әйтешү, татар халкының милли  уеннары да урын алды. Балаларга тәм-томнар да өләштек.