"Табигать язмышы- безнең язмыш"
Экология темасы өлкәннәр өчен дә, яшүсмерләр өчен дә һәрвакыт актуаль. Табигать күренешләре, табигать ресурсларының сакланышы, табигать турындагы әдәбият – интеллектуаль уенның төп темалары шулар. Уенда ике команда катнашты. Алар үзләренә исем һәм девиз уйлап таптылар. Уенда катнашучылар өчен берничә категория сораулар әзерләнгән иде: "Халык сынамышлары", "Үсемлекләр экологиясе", "Хайваннар экологиясе", "Халык авыз иҗаты", "Гомуми экология", "Табигать турында шигьри сүз". Уен таблосындагы барлык баллар ачылгач, жюри уенга йомгак ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде.