Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Син шагыйрьләр солтаны"

  Яраткан язучыбыз Г. Тукай туган көнендә Казанбаш мәктәбе укучылары өчен “Син шагыйрьләр солтаны” исемле кичә-викторина үткәрелде. Иң элек татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыларны Г. Тукайның татар әдәбиятында тоткан урыны белән таныштырып китте. Икенче өлештә китапханәче укучылар белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина уздырды. Кичә өчен презентация һәм “Мәңге дәртле җырчы син Тукай!” исемле китап күргәзмәсе ясалып укучыларга тәкъдим ителде. Бәйрәмебезне Г. Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлап тәмамладык.