"Тукай иленә сәяхәт"
Г. Тукай - балаларның да олыларның да яраткан шагыйре. Апрель аенда туган һәм апрель аенда бакыйлыкка күчкән. Апрель аен без шуңа күрә Тукай ае дибез. Бу көннәрдә аның турында сөйләшүләребез дә күп була. Казанбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Тукай иленә сәяхәт кылып алдык. Кыскача гына аның тормыш юлына тукталдык. Аннары аның әкиятләрен барлап чыктык, геройларын, вакыйгаларын искә төшердек. Ә балалар аның шигырьләрен яттан укыдылар. Ахырдан балаларга Г. Тукай китаплары тәкъдим ителде.