"Әбиемнең серле сандыгы"
Милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елы кысаларында Казанбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Әбиемнең серле сандыгы" исемле кичә уздырылды. Балалар белән татар халкының кул эшләре, милли киемнәре, бизәнү әйберләре турында сөйләштек. Өй эчен бизәү өчен нәрсәләр тегелгән, чигелгән, бирнәгә кыз бала нәрсәләр әзерләгән, әби-бабаларыбызның киемнәре нинди булган (эш киемнәре, яхшы киемнәргә дә аерым тукаталдык), бизәнү әйберләр барысын да балаларга җиткерергә тырыштык. Милли кием кигән курчаклар ярдәмендә өйрәнгәннәрне кабатлап та алдык. Кул эшләре күбрәк кич утырганда, аулак өйләрдә эшләнгән. Кул эшләре белән беррәттән яшьләр төрле милли уеннар да уйнаганнар. Балалар белән “Йөзек салыш”, “Капкалы”, “Самавыр” кебек уеннарны бергәләп уйнап та алдык. Аларны татар халкының милли мәдәниятен яратырга, өйрәнергә чакырдык.
Кичәгә “Халык җәүһәрләрен кадерләп” исемле китап күргәзмәсе ясалды, балаларны рәсемнәр аша да татар халкының милли бизәкләре, көнкүреш әйберләре белән таныштырдык.