Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Язны сәламли кошлар"

1 апрель – Халыкара кошлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Шушы уңайдан без китапханәгә башлангыч сыйныф укучыларын кунакка чакырдык. Укучыларга иң элек кошлар турында гомуми мәгълүматләр бирдек: дөньяда күпме кош яши, аларның ничә төре бар, алар кайларда яшиләр, нәрсәләр белән тукланалар, ничек үрчиләр, кошлар, табигать,  кешеләр арасындагы бәйләнешләр. Икенче өлештә укучылар белән төрле уеннар уйнап кошларны танып- белергә өйрәндек. “Кем артык”, “Бу кошларны нәрсә бәйли?”, “Мине таны” уеннары аша укучылар утрак һәм күчмә кошларны, су кошлары белән җир кошларын, көндезге һәм төнге кошларны аера белүләрен күрсәттеләр.  Кошлар дөньясы турындагы белемнәрне сорауларга җаваплар аша, табышмаклар аша арттырдык һәм ныгыттык. Шулай ук татар халкының “Очты, очты...” уенын да уйнап алдык. Ахырдан укучылар белән кошларга сак караш, аларны саклау һәм яклау турында, аларга ярдәм итү турында сөйләштек.

      Укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.