Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз бәйрәме бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме.
19 март көнне без дә Казанбаш мәдәният йортында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрдек. Бәйрәм үзешчән артистларыбызның котлаулары белән башланып китте. Аннары бергәләп Нәүрүзбикәне каршы алдык, Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең көч сынашуы, бер-берсе белән ярышуы шаһитләре булдык. Алар катнашучыларны да күмәк биюләргә алып кереп китте.
Бәйрәм балалар һәм өлкәннәр катнашындагы уеннар белән дәвам итте. Себерке белән шар тәгәрәтү, аркан тартышу, капкалы, урындык алыш кебек хәрәкәтле уеннар белән күңелле итеп ял иттек. Уеннар арасында куелган концерт номерлары, күмәк биюләр бәйрәмне тагын да ямьләде. Бәйрәм арасында Нәүрүз коймагы белән чәйләр дә эчеп алдык, балаларга тәм-томнар да тәкъдим иттек. Җыелган халыкның олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте.