"Һәр җәүһәрдә халык тарихы"
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында "Ак калфак" клубы әгъзалары белән "Һәр җәүһәрдә халык тарихы" дип аталган "Могҗизалар кыры" уенын уздырдык. Кичә өчен китап күргәзмәсе ясалып ул китап укучыларга тәкъдим ителде. “Могҗизалар кыры” уены сорауларын Татарстан халыкларының милли традицияләре, милли киемнәре һәм милли аш-суы буенча әзерләдек. Турлар арасында музыкаль паузалар ясалды һәм тамашачылар өчен татар халкының авыз иҗаты буенча викторина уздырдык