Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Язлар ямьле хатын-кызлар белән!"

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Казанбаш мәдәният йорты белән берлектә “Язлар ямьле хатын-кызлар белән!”  исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә матур теләкләр, дәртле җыр-биюләр күп яңгырады. Хатын-кызларны хөрмәтләүче шигырьләр, М. Гыйләҗевнең “Казан егетләре” спектакленнән өзек һәм күңелле күренешләр кичәбезне тагын да ямьләде. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләрен, хатыннарын, апа-сеңелләрен аерым котлап, изге теләкләр, илләребезнең тизрәк тынычлануын теләп аерым котлап киттек.  Балалар да, олылар да яраткан бәйрәм бик матур һәм җылы атмосферада үтте.