"Балалар китаплары битләрендә Укытучы образы" акциясе.
Казанбаш авыл китапханәсе Укытучылар һәм остазлар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Балалар китабы битләрендә Укытучы образы» республика акциясендә катнашты. Акцияне Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырды. Кычкырып уку 2 мәйданчыкта узды.
1. 5-6 сыйныф укучылары белән Р.Галиуллинның "Егетлек" хикәясе һәм Г. Ахуновның "Без бит Арча яклары" китабыннан укытучылар турында “Беренче укытучым” һәм “Икенче укытучым” дигән бүлекләре укылды. Укыганнан соң, тыңлаганнарны бераз анализлап, өлкән һәм хәзерге буын укытучыларын һәм укучыларын чагыштырып карадык.
2. 1-4 сыйныф укучыларына Р. Галиуллинның "Биш икеле" һәм "Яңа тартип" хикәяләре һәм А. Шибаевның "Тетрадки и загадки” "шигыре укылды. Шигырь укыганда, без бергәләп язма эшләрдә укучылар ясаган хаталарын төзәттек. Кычкырып укыганнан соң, укучылар белән, укытучының авыр хезмәте, һәр кешенең тормышында аның роле турында әңгәмә үткәрдек.
Акция өчен "Укытучым килә янәшә" исемле китап күргәзмәсе ясалды.