Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ягез әле, егетләр!"

Ватанны саклаучылар көненә багышлап Казанбаш мәдәният йорты белән берлектә авылыбызның уңган ир-егетләре белән могҗизалар кыры уены уздырылды. Иң элек барлык ир-егетләрне күркәм бәйрәм белән котлап аларга изге теләкләребезне һәм музыкаль бүләкләр юлладык. Аннары үзләренең белемнәрен сынар өчен уен барабаны янына ир-егетләребезне дәштек. Олы яшьтәге ир-атлар, урта яшьтәге ир-атлар һәм яшь егетләр командалары татар халкының аерылгысыз дусты, ярдәмчесе, ашатучысы булган атлар темасына бирелгән сорауларга җаваплар эзләделәр. Финал уенында да, супер уенда да сынатмады ир-егетләр. Матур уен күрсәттеләр. Турлар арасында музыкаль паузалар уен – бәйрәмебезгә ямь өстәде.