"Тел дигән дәрья бар..."
21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Казанбаш мәктәбе белән берлектә “Тел дигән дәрья бар” исемле бәйге уздырылды. Укучыларда ана теленә мәхәббәт, башка телләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан узган кичәнең беренче өлешендә укучылар туган тел көне, аның килеп чыгу тарихы турында мәгълүматлар алдылар. Икенче өлештә укучыларга башваткыч уены тәкъдим ителде. 7,8,9 сыйныф укучылары арасыннан сайлап алынган 3 команда туган телләр, татар теле буенча әзерләнгән сорауларга үзләренең җавапларын бирделәр, телгә багышланган мәкальләрнең төшеп калган сүзләрен, фразеологик әйтелмәләрне эзләделәр. Супер уенда татар халык мәкален искә төшерделәр. Жюри үзенең нәтиҗәләрен чыгарган арада тамашачыларга да төрле кызыклы сораулар, шарадалар, мәкальләр белән биремнәр бирелде. Ахырдан җиңүче команда билгеләнде, уенчыларга бүләкләр бирелде. Бәйрәмебез күмәкләшеп “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.
Кичә уздыру өчен “Тел ачкычы, иман биргән сөекле туган телем” исемле китап күргәзмәсе әзерләнеп аңа күзәтү ясалды.