Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Холокост: халыклар фаҗигасе"

      Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында 5-7 сыйныф укучылары өчен «Холокост: онытырга ярамый» исемле хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга холокостның өч этабы, нацистларның коточкыч эшләре, рәхимсезлеге турында сөйләде. Презентация слайдлары, тарихи фотолар укучыларга бу сүләрне күзалларга ярдәм итте.  Шулай ук балалар концлагерьларда әсирләр яшәгән коточкыч  шартлар: җәзалау, медицина экспериментлары, газ камералары, корбаннар санын тәүлек буе  арттырып торган  крематорийләр турында белделәр.

  Укучылар «Холокост: халыклар фаҗигасе» китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.  Бу явызлыклар турында, коточкыч саннар турында тагын да күбрәк белү өчен һәм киләчәктә мондый күренешләрне булдырмаска тырышу өчен без укучыларга күбрәк  китаплар укырга, кинофильмнар карарга тәкъдим иттек.