"Каһарманлыкка юл"
Һәр халыкның хәтердә яши һәм үсеп килүче буынга үрнәк булып торучы үз геройлары бар. Шундый геройларның берсе - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил. Китапханәдә ел саен шагыйрь истәлегенә бәйле чаралар уздыру матур традициягә әверелде. Быел да без 5 нче сыйныф укучылары белән "Каһарманлыкка юл" исемле искә алу кичәсе уздырдык. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аның сугыш чоры иҗаты һәм “Моабит дәфтәрләре” аерым игътибарга лаек. Шулай ук укучылар аның берничә шигырен дә укып киттеләр. Аннары укучыларга сөйләнгәннәр буенча кечкенә викторина тәкъдим иттек. Кичә өчен "Герой –шагыйрь эзләреннән" исемле китап күргәзмәсе әзерләнеп, аңа күзәтү ясалды.