"Бөек опера җырчысы"
2023 елда Россия бөек рус опера җырчысы, уникаль тавыш иясе Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтә. Киң күңелле, бөтен ил яратып тыңлаган җырчы Казанда туган, ә танылуны беренче тапкыр Уфа сәхнәсендә алган. Рус операсына зур өлеш керткән һәм аны дөнья дәрәҗәсенә күтәргән кешегә сикәлтәле тормыш юлы үтәргә туры килгән. Казанбаш мәктәбе укучылары белән үткәрелгән «Бөек опера җырчысы» кичәсендә шушы авыр тормыш юлын, аның үз хыялына таба тугрылык һәм ышаныч белән атлавы турында сөйләнелде. Укучылар шулай ук Ф.Шаляпин тудырган рольләр белән таныштылар, аның башкаруында "Эх, дубинушка» җырын тыңладылар. Ул хәтта зур булмаган роле белән дә тамашачы мәхәббәтен яулый алу көченә ия булган.
Язучының биографиясендә безнең Арча шәһәре дә урын алган. Ул Арча училищесында укыган. Ф. Шаляпин тормышының бу чоры турында мәктәп директоры, тарихчы Р. Р. Камалов сөйләде.
Чарага «Шаляпин: рус күңеленең җырчысы» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.