"Дуслык турында җыр"
25 гыйнварда балалар язучысы, тәрҗемәче, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Вайнерга 75 яшь тулды. Бу датага багышлап китапханәдә кече яшьтәге балалар өчен «Дуслык турында җыр» исемле әдәби кичә үткәрдек. Борис Вайнер белән балаларыбыз таныш инде, ул хатыны Н. Ахунова белән очрашуларга, Г.Ахуновның юбилейларына еш кайта, гаиләсе белән туган якны өйрәнү музеенда була. Башта балаларны язучының биографиясе белән таныштырдык. Аннары сүз аның иҗатына күчте. Кичәгә “Кого хочешь выбирай!” дигән китап күргәзмәсе әзерләдек һәм аңа күзәтү ясадык. Балаларны Б.Вайнер иҗат иткән әдәби жанрлар белән таныштырдык. Ә алар аз түгел – әкиятләр, пьесалар, шигырьләр, татар теленнән дә, чит ил телләреннән дә тәрҗемәләр. Аның шулай ук кызыклы шигъри табышмаклары да бар. Кичәнең икенче өлешендә без кечкенә генә конкурс үткәреп алдык: балалар аның шигъри табышмакларын чиштеләр, хәрефләр ярдәмендә аның әдәби геройларын эзләделәр. Шигырьләрен һәм хикәясен кычкырып укыдылар.
Очрашуыбызны бергәләп “Ералаш” киножурналының бер чыгарылышын (авторы Б.Вайнер) карап тәмамладык.