Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Без, без, без идек"

   Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында кече яшьтәге балалар өчен "Без, без, без идек" дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Башта без милли уеннар, милли мәдәният тарихына кечкенә генә экскурсия үткәрдек. Бу уеннарның халык тормышында тәрбия, белем алу һәм сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләштек. Бу уеннар халык сәнгатенең, гореф-гадәтләрнең бер өлеше булып буыннан–буынга тапшырылып килгән. Аларның кайберләре инде онытылган, ләкин бүгенге көнгә кадәр яшәп килгәннәре дә күп. Балалар белән шушы уеннарны уйнап та киттек. “Түбәтәй”, “Урындык алыш”, “Йөзек салыш”, “Капкалы” уеннарында балалар бик теләп катнаштылар.  Ә бәйрәмнең икенче өлешендә без балаларга татар халкының милли уеннарын тасвирлаган китапларны тәкъдим иттек.