"Яңа ел әкияте"
Яңа ел - һәркем өчен, бигрәк тә балалар өчен иң көтеп алынган бәйрәм. Кышкы каникуллар вакытында без, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Яңа ел әкияте"дигән яңа ел программасы тәкъдим иттек. Балалар өчен без әдәби геройлар - төлке Алиса һәм мәче Базилио катнашында Яңа ел тамашасы әзерләдек. Әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы да бар иде. Алар балалар белән бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, теләкләр теләделәр. Шулай ук Кыш бабай белән бергә кызыклы, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Яхшы уен, җитезлек һәм белем өчен балалар тәмле бүләкләр алдылар. Ахырда барысы бергә - балалар да, әдәби геройлар да, Яңа ел – куян да, алып баручылар да «Буратино» җырына флешмоб биеделәр. Тамашабыз бик кызык һәм күңелле үтте. Ахырдан балаларны китапханәгә Яңа елга багышланган китап күргәзмәсе белән танышырга чакырдык.