"Җыры калган олы шәхес"
Халык язучысы, якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына быел 90 ел тулды. Шушы истәлекле датага багышлап “Җыры калган олы шәхес” исемле әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, кызы Гәүһәр Хәсәнованың әтисенең мирасын барлаудагы эшләренә күзәтү ясадылар. М. Мәһдиев Казанбаш мәктәбендә укытучы һәм завуч булып эшләгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыларны бу чор белән тулырак таныштырып китте. Шулай ук укучылар быел М.Мәһдиевнең “Без 41 ел балалары” исемле әсәреннән кызыклы өзекләр әзерләп, конкурска катнашканнар иде, бергәләшеп шул өзекләрнең язмасын да карап киттек. Кичә өчен презентация әзерләнде һәм ахырдан укучыларга “Авыл җырчысы” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.