"Туган тел бер генә була, Әнкәй кебек бер генә"
21 февраль – Халыкара туган тел көнен “Туган тел бер генә була, Әнкәй кебек бер генә” исемле әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үттек. Туган тел Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге, кадерле сүз. Аның чыннан да шулай икәнен алып баручылар үзләренең чыгышларында, укучылар укыган шигырьләрендә ачык күрсәттеләр. Туган телнең кадерен Г. Бәширов, Г.Тукай, К.Насыйри кебек күренекле шәхесләрнең канатлы сүзләре дә бөтен тирәнлеге белән ачып сала. Ә андый сүзләр байтак яңгырады кичәдә. 21 февраль шулай ук Бердәм гамәлләр көне буларак та билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар милли киемнәрдән киенделәр һәм татар халкының милли уены “Түбәтәй” уенын да искә төшерделәр. Уен кагыйдәләре буенча укучылар фразеологик әйтелмәләрнең аңлатмасын табарга тиеш булдылар.
Туган телгә багышланган җырлар бәйрәмебезне тагын да ямьләде. Ә кичәбез “Туган тел” җыры белән тәмамланды.