"Ак ниятләр белән атлап керик Яңа елның бәллүр бусагасын"
Яңа елны һәркем зур өметләр һәм ышаныч белән көтеп ала. Яңа елны ничек каршыласаң ул шулай уза да, дигән сүзләрне истә тотып без, мәдәният хезмәткәрләре, бу бәйрәмне матур итеп үткәрергә тырышабыз. Казанбаш мәдәният йортында да 31 декабрь көнне "Ак ниятләр белән атлап керик Яңа елның бәллүр бусагасын" исеме астында Яңа елны каршылау тамашасын уздырдык. Әдәби геройлар Вәли белән Гафифә, Биби бәйрәмгә килүчеләрне әкренләп кенә тамашага тартып керттеләр. Җыр-бию, кызыклы күренешләр, шаян уеннар, изге теләкләр белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе Кыш бабай, Кар кызының чыгышларына тоташып китте. Ахырдан лотерея уйнатылды.