Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Йөрәгем яшь әле"

Үзешчән шагыйрь Рәфкать абый Низамиевның  70 яшьлек юбилее һәм  икенче җыентыгы  басылып чыгуны Казанбаш мәдәният йортында “Йөрәгем яшь әле” исемле әдәби- музыкаль кичә  белән билгеләп үттек.    Кичәдә Р.Низамиевның фәлсәфи, туган якка багышланган, шушы икенче җыентыкка кергән шигырьләре укылды. Аларны шигырь сөючеләр дә, автор үзе дә укыды. Кичәдә котлаулар да күп булды: гаиләсе, туганнары, дуслары, үзе кебек иҗат уты белән янучылар – барысы да изге теләкләрен юлладылар, шигырь аша, җыр аша, биюләр аша кичә героена булган ихтирамнарын җиткерделәр. Алып баручылар да  үз чыгышларында китап укучыларны  Рәфкать абыйның тормыш юлы, шигырь язу тарихы,  китапның эчтәлеге  белән таныштырдылар. Автор белән әңгәмәләр кордылар. Чыгышлар музыкаль тәнәфесләр белән аралаштырып алып барылды.

    Кичә кунаклары өчен сәхнә каршында “Рәхмәтлемен язмышыма” исемле китап күргәзмәсе ясалды һәм аңа күзәтү оештырылды.