"Мәдәният - ул халыкның җаны, күңел көзгесе"
Мәдәният – халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра. Матурлык кем өчен дә илһам, күңел күтәренкелеге, дәрт-дәрман чыганагы була ала. Ә мәдәният үз эченә бик күп тармакларны туплаган. Укучылар белән мәдәният дәресендә шул хакта сөйләштек.
Сәнгатьнең төрләренә (сынлы сәнгать, архитектура, кино, тамаша сәнгать һ.б.: ) әдәбиятка, китапханәләргә, бәйрәмнәргә тукталдык. Укучылар шулай ук презентация слайдларына әзерләнгән викторина сорауларына да җавап бирделәр һәм “Мәдәният – рухи тормыш көзгесе” исемле китап күргәзмәсенә обзор тыңладылар.