"Затлы нәселнең лаеклы дәвамчысы"
12 июнь якташыбыз Г. Ахуновның кызы Наилә Ахунованың туган көне, юбилей. Аңа 60 яшь тулды. Гомер бәйрәмен билгеләп үтү максатыннан Наилә ханым үзенең иҗатташ дуслары һәм гаиләсе белән Арчага кайтты. Шул исәптән, әтисе укыган Казанбаш мәктәбендә дә булырга өлгерде. Юбилярны мәктәп вестибюлендә чәчәкләр белән каршы алдык. Алар өчен шунда ук “Затлы нәселнең лаеклы дәвамчысы” исемле китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Аннары кунаклар мәктәп музеена чакырылды. Аларны музейның бүлекләре белән таныштырдык һәм Гариф Ахуновка багышланган бүлеккә тукталдык. Гариф аганың шәхси әйберләре турында сөйләдек. Наилә ханым үзе дә кадерле экспонатлар турында әйтеп китте. Бу очрашуга Наилә Ахунованың кызы, кияве һәм оныгы да кайтуы безгә икеләтә күңелле булды. Чәйләп алганнан соң кунаклар, Г. Ахуновның туган авылы, Өчилегә, Ахун чишмәсенә юл тоттылар.