"Һәр илнең бар туган көне"
12 июнь – Россия көне уңаеннан “Һәр илнең бар туган көне” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Укучылар иң элек бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән, илебезнең символлары белән таныштылар. Герб, гимн һәм флаг турында аерым –аерым сөйләшеп аларның төзелешләренә, элементларның нәрсәләр аңлатканнарына да тукталдык. Гимнны бергәләп башкарып та киттек. Илебезнең байлыклары, киңлекләре, аның халыклары турында да әңгәмә кордык. Балаларны әби-бабайларыбыз кебек илебезнең патриотлары булырга чакырдык. Шулай ук укучылар әдәби- тарихи викторина сорауларына җавап эзләделәр. Россия турындагы матур китаплар белән таныштылар. Ахырдан мәдәният йорты каршында флешмоб уздырдык.