Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

«Татарча диктант – 2025»

2025 елның 14 ноябрьдә  Гөберчәк авыл китапханәсендә дөньякүләм белем бирү акциясе – «Татарча диктант» узды.

Татар теле өлкәсендәге белемнәрен сынап карарга дип авыл халкы китапханәгә  җыелдылар. Быелгы диктантның тексты итеп мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек билгеләнгән иде. Диктант язучылар өчен текстны китапханә мөдире Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы укыды. Чара бик җитди һәм шул ук вакытта җанлы рухта узды.Быел «Татарча диктант» акциясе дөнья күләмендә унынчы тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Акция ел саен үткәрелә һәм барлык теләүчеләр өчен бушлай белем бирү чарасы булып тора