Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

" Туган яктан илһам алып ...!"

 Китапханә мөдире "Туган яктан илһам алып...!"дип исемләнгән үзешчән шагыйрьләр Филсинә Корбангалиева һәм якташым Ленар Биктемиров белән очрашу кичәсе үткәрде.Кичәдә махсус кунак Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Тимергалиев Зиннур Фирәвес улы да чыгыш ясады.Ул үзенең моңнарын авыл халкына бүләк итте, ә инде үзешчән шагыйрьләргә үтемле киңәшләрен бирде.Кичәбез җыр- моң,дәртле биюләр,котлаулар белән үрелеп барылды ."Шигъри мизгелләр " исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Кичәнең олы кунаклары  булып Ленар Биктемировның әнисе һәм туганнары килде.Кичәдә барысы 70 кеше катнашты.