" Өлкәннәрнең көләч йөзе, гел көләч булып торсын !".Әдәби- музыкаль кичә.
Өлкәннәр чәй табыны янында алар рәхәтләнеп аралаштылар , яшь чакларын искә төшерделәр.Кичәдә матур җырлар яңгырады , биюләр башкарылды.Өлкәннәребез истәлекләр белән уртаклашып күңелле итеп чәй эчтеләр.
Кичәне оештырган мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.Бәйрәм " Картаямыни соң йөрәк " исемле күмәк җыр белән тәмамланды.