Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Сезнең тормыш үзе бер тарих ".Әдәби- муз.кичә.

 5 нче октябрь көнне , Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ,Гөберчәк авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә "Сезнең тормыш үзе бер тарих " исемле әдәби - музыкаль  кичә үткәрде.Кичәне авылыбыз мулласы Җиһаншин Мәүлит Мөбәрак улы догалар укып башлап җибәрде.Кичә мул табын артында узды.Өлкәннәребез үзләренең яшь чакларын искә алдылар , җырладылар , шаярулы шигырьләр сөйләделәр.Табышмаклы уеннарда катнаштылар,теләкләрен җиткерделәр.Килгән барлык өлкәннәребезгә рәхмәт.Илләребез тыныч булып сәламәтлек белән яшәргә язсын.