Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Белешмә сәгате.М.Мәһдиев иҗатында "Авыл һәм мәктәп "темасы.Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән.

 Укучыларга язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләнелде.Викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. "Без кырык беренче ел балалары", "Фронтовиклар" романыннан өзекләр укылды.Бөек Ватан сугышы чоры турында да мәгълүматлар бирелде.Чара 5-9 класслар өчен үткәрелде.Укучылар үзләренә күп мәгълүматлар алдылар.