Уңыш бәйрәме."Сөмбелә бездә кунакта"
Менә табигатьтә алтын,сары яфраклары белән матур көз тантана итә.Көз үзенең байлыгы ,гүзәллеге белән һәркемне сокландыра ала.Ә менә балаларны ул тагын да ныграк сөендерде.Китапханәдә искиткеч зур бәйрәм булды.Балаларның өстендәге бизәкле киемнәре дә бәйрәмгә гүзәл бер ямь бирде.Әдәби чараның эчтәлеге тулысы белән көзне чагылдырды.Көз символы - Сөембикә балалар өчен кызыклы уеннар оештырды,көз турында кызыклы әңгәмәдә үткәрде.