"Бердәмлектә безнең көч!" Тематик сәгать
Гөберчәк авыл клубы белән берлектә "Бердәмлектә безнең көч!" исемле тематик сәгать үткәрелде.Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, 1612 ел вакыйгалары турында да мәгълүмат бирде.Бу бәйрәм җиңүне түгел,ә җиңү өчен халыкның берләшүен символаштыра.Бирелгән мәгълүматны ныгыту өчен балаларга викторина сораулары да тәкъдим ителде.Балалар бик теләп җавап бирделәр.Төрле милләт уеннары да уйнатылды.Файдалы да ,кызыклы да чара булды.Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр ,белем тупладылар.